Татарстан Президенты Кытай парламенты башлыгы Ли Чжаньшу белән очрашты

27.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кытай Халык Республикасы Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президенты чыгышында КХР һәм Россия җитәкчелегенә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында төбәкара багланышлар үсешенә  игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Ли Чжаньшу Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән.  

«Безнең хезмәттәшлек хәзерге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләрнең корылыш үрнәге булып тора. Үткән ел йомгаклары буенча Россия-Кытай товар әйләнеше 24,5%ка арткан һәм $108 млрд тәшкил иткән», - диде ТР Президенты. 

Быел Кытай Халык Республикасы төзелүгә 70 ел тула. Рөстәм Миңнеханов КХР парламенты башлыгын шушы юбилей белән котлады һәм киләчәктә дә аларга уңышлар теләде. Быел шулай ук Кытай һәм Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга да 70 ел тула. Төбәкләр арасындагы эшнең мөһимлеген ассызыклап, үткән ел һәм быелгы ел Россия белән Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы Кытай провинцияләре белән – 7 килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзалаган. Аерым алганда, быел июнь аенда Татарстан Президенты Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашкан һәм Харбинда Татарстан Республикасы көннәрен ачкан.

Рөстәм Миңнеханов Ли Чжаньшуга Пекиндагы Татарстан Республикасы сәүдә-икътисад вәкиллеге эше турында да сөйләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Казанда КХРның Генераль консуллыгы уңышлы эшли. Үткән ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше 10%ка арткан һәм $630 млн. тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, парламентара һәм партияара хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия. «Волга-Янцзы» форматында хезмәттәшлек Советы кысаларында төбәкара багланышлар гамәлгә ашырыла.

Ли Чжаньшу хәбәр иткәнчә, Казанга эш сәфәре кысаларында Кытай делегациясе Казан вертолётлар заводында, Казан федераль университетында булган, шулай ук Казан Кремле тарихы белән танышкан. 

Ли Чжаньшу шулай ук Татарстан җитәкчелегенә WorldSkills Kazan-2019 чемпионатында Кытай вәкилләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.