Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстанда гражданнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылган

22.11.2019

 

Хәзер Татарстанда гражданнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям-ана иконасын алуга 440 ел тулуга багышланган IV Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Форумда барлыгы 650 кеше катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум алдыннан гадәттәгечә җитди эш алып барылган, шул исәптән руханилар собраниесе, шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләренең приходлар активы белән очрашулары уздырылган. Мондый уртак эшчәнлек аеруча мөһим юнәлешләрне һәм өстенлекләрне билгеләүгә ярдәм итә, җәмгыятьтә әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлә. 

ТР Президенты игътибар иткәнчә, бүгенге форум аеруча эчтәлекле рәвештә уза. Диниара түгәрәк өстәл кысаларында бу форумны уздыру мөһим вакыйга булды, анда социаль хезмәт итү, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше культурасын популярлаштыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, патриотизм һәм гражданлыкны ныгыту, радикализмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Соңгы елларда Казан православие культурасын өйрәнү өлкәсендә танылган белгечләр өчен үзенә күрә бер үзәккә әверелеп бара. Форумның яңа секциясе юкка гына Россия һәм бөтендөнья цивилизациясе язмышларында Мәрьям-ана Казан образының чагылышына багышланмады бит инде. Бу – башкалабызда соңгы елларда узган халыкара конференцияләр һәм укулар темаларының турыдан-туры дәвамы», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда РПЧнең Татарстан митрополиясе эшчәнлеге лейтмотивларының берсе – Богородицкий монастыреның Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызу булып тора. «„Яңарыш“ республика фондының тырышлыгы һәм керткән зур өлеше нәтиҗәсендә бөтен дөньяга мәгълүм собор торгызылып бетеп килә. Бу Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылган гомум халык проекты республикада уздырылучы милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту курсын күрсәтә», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда дини белем алуны үстерүгә аеруча игътибар бирелә. Беренче чиратта бу – Казан рухи семинариясе. Республика җитәкчелеге митрополит  Феофанның семинариянең матди-техник базасын ныгыту һәм тулай торак төзү турындагы тәкъдимнәрен хуплады.

ТР Президенты православие һәм ислам мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлек урнаштыруга бәйле инициативаларны да билгеләп үтте.

Республикада тарихи изге урыннарны торгызу буенча даими эш алып барыла. Свияжск утрау-шәһәрендә храм-монастырь комплексының рухи тормышы үзгәрә һәм тулыландырыла, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстанда җәмгыятьнең рухи тормышы бертуктаусыз үсештә. «Монда, әлбәттә, руханиларның, православие җәмәгатьчелеге вәкилләренең өлеше дә зур», - диде ул

Аннары Рөстәм Миңнеханов рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, диниара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Татарстан митрополиясенә һәр төрле ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.