Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

25.11.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.   

Чара Сәмәркандта узды. Очрашуда Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов та катнашты. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев.  

Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «бу очрашуның атаклы Сәмәркандта, XIX гасырда Ислам дөньясының мәшһүр галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар галимнәре һәм дин әһелләре белем алган мөселман мәгърифәте үзәгендә узуы бик күркәм».

Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген Россия Федерациясеннән читтә яшәгән татарларның күбесе Үзбәкстанда һәм Казахстанда гомер сөрә. Аерым алганда, Үзбәкстанда 300 меңләп татар яши, бу илдәге халыкның 1%ын тәшкил итә. Иң зур татар диаспорасы Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә.  

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышы, социаль-икътисадый хәле, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү планнары турында сөйләде. Шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә кагылды һәм бу җәһәттән монда яшәүче ватандашларыбызның төрле яклап ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.  

Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе татарлары эшчәнлеге белән «Умырзая» Сәмәрканд татар һәм башкорт мәдәният үзәге рәисе Әхмәд Сөбеханкулов һәм үзәк активистлары Руслан Әмиров һәм Рафаэль Вәлиев таныштырды.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, шунысы куанычлы:  татарлар кайда гына яшәсәләр дә, иҗтимагый тормышта бик актив катнашалар, тарихи ватаннары белән рухи багланышларны үстерүгә бөтен көчләрен куялар. Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарларына актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт әйтте һәм аеруча тырышларына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.     


ТР Президенты Матбугат хезмәте.