Рөстәм Миңнеханов: МСП корпорациясенең кара-каршы элемтә яңа сервисы илдәге эшлекле климатны яхшырту өчен зур әһәмияткә ия

21.11.2019

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман МСП корпорациясенең стратегик сессиясе эшендә катнаштылар. Чара «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә узды һәм тикшерүләр уздырганда аларның нәтиҗәләре һәм хокук бозулар турында мәгълүмат алу өчен кара-каршы элемтә механизмын куллану мәсьәләләренә багышланды. 

2019 елның 15 октябреннән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары контроль-күзәтү органнары тарафыннан тикшерүләр уздырганда җибәрелгән хокук бозулар турында онлайн режимда хәбәр итә алачаклар. Тиешле функционал «Бизнес-навигатор МСП» (smbn.ru) порталында бар. Мөрәҗәгатьне карау  нәтиҗәләре буенча эшкуар РФ Генпрокуратурасы яисә күзәтү органының үзәк аппаратыннан җавап алачак. 

Рөстәм Миңнеханов МСП корпорациясенә Татарстанда стратегик сессия уздырган һәм яңа сервис тәкъдир иткән өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан шулай ук бу өлкәдә проектлар гамәлгә ашыра. Республикада «Проверенный бизнес портал» эшләп килә. Интернет-ресурста эшкуарлар тарафыннан үз эшчәнлекләрендә җибәрә торган йөзләп хокук бозулар турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов Александр Браверманга МСП корпорациясе системасын һәм  «Проверенный бизнес» платформасын нәтиҗәле эшләү өчен берләштерергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан мәйданчыгы кече һәм урта эшкуарлыкның җирле субъектлары өчен генә түгел, башка төбәкләр вәкилләре өчен дә кызыклы һәм кирәкле.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, МСП корпорациясенең яңа сервисы  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды һәм илдәге эшлекле климатны яхшырту өчен зур әһәмияткә ия. «Ул барыбызны да: чиновникларны да, контроль структураларны да дисциплинага өйрәтәчәк. Без бизнес белән мөнәсәбәтләрдә конструктив рәвешләр корырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Александр Браверман үз чиратында билгеләп үткәнчә, кара-каршы элемтә механизмы контроль-күзәтү органнары тарафыннан тикшерүләр уздырганда җибәрелгән хокук бозулар турында онлайн режимда җыелма-аналитик мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.   

Сессия барышында бу яңа сервисны куллану турында мәгълүмат тәкъдим ителде, шулай ук яңа платформада эшләүче эшкуарлар чыгышлар ясадылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.