Татарстан Президенты: МСП корпорациясе кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһим институты булып тора

21.11.2019

Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә комплексында Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылачак кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инвестицион проектларын тәкъдир итү уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман һәм Татарстан Республикасының Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев катнашты. 

Тәкъдим ителгән проектларга МСП корпорациясе финанс ярдәме күрсәтергә мөмкин. «Микрофибра» компаниясе завод төзергә планлаштыра. «СХП Татарстан», «Әгерҗе МК», «ТД Ферекс», «ЛМР ПЛАСТ» һәм «Волга» ПК җитештерүне яңарту һәм яңа продукция чыгару проектларын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә финанс ярдәме күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.  Монда төбәк лизинг компанияләре аша үзенең устав максатларын гамәлгә ашыручы МСП корпорациясе зур роль уйный.  

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе 58 кече һәм урта эшкуарлык субъекты өчен барлыгы 2,2 млрд сумлык 66 лизинг килешүен финанслаган. «Моннан тыш, бизнес вәкилләренә аз процентлы ташламалы финанс инструментларын кулулану да мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Александр Браверман билгеләп үткәнчә, илкүләм гарантияләр системасы кысаларында бүгенгә Татарстанның кече һәм урта компанияләренә базардагылардан 2-3 пунктка түбәнрәк ставкалар буенча 41 млрд сум кредит чаралары җәлеп итү мөмкин булган.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, МСП корпорациясе кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһим институты булып тора.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.