ТР Баш ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов: Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч йогышлы авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы

23.11.2019

Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринар инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч йогышлы авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы.  2019 елның узган чорында бер авыру да теркәлмәгән. 

ТР Баш ветеринар инспекторы ассызыклаганча, Россия Федерациясендә эпизоотик вәзгыятьнең кискен булуы игътибар таләп итә. Дуңгызларның африка чумасы, кошлар гриппы һәм нодуляр дерматит аеруча куркыныч. 

Россиядә ел башыннан барлыгы 118 дуңгызларның африка чумасы чыганагы теркәлгән, шул исәптән унөче Идел буе федераль округы территориясендә. Чирнең таралу сәбәе - кыргый кабаннар  - алар әлеге авыруның табигый чыганаклары. 

"АЧСка каршы вакцина һәм дәвалау булмаганга күрә, профилактикалау чараларын үткәрергә кирәк, - диде Алмаз Хисаметдинов. - Россельхознадзор белән дуңгызлар һәм кабаннар хәле мониторинглана. Республикага китерелә торган дуңгыз ите продукциясе дә тикшерелә". 

Нодуляр дерматит чыганаклары Россиядә быел 30 пунктта ачыкланды, шуларның унысы Саратов өлкәсендә. 

"Бу чиргә каршы бездә вакцинацияләү үткәрелә", - дип искәртте Хисаметдинов. 

Ветеринар документларны цифрлаштыру өлкәсендә зур эш башкарыла. Быелның июленнән Меркурий системасына әзер ит продукциясе, балык һәм сөт продукциясе кертелде. 1 ноябрьдән әлеге продукциягә электрон ветеринар документлар бирелә. Продукциянең үткән юлы тулысынча күзәтелә. 

Тәүлек саен республикада 350 меңнән артык сертификат теркәлә, диде Алмаз Хисаметинов. 

Ул республикада 2015 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуынча биологик калдыкларны утилизацияләү программасының гамәлдә булуын искәртте. Программа нәтиҗәләре уңай. Иң күп терлек башы булган 19 район биологик калдыкларны утилизацияләү өчен контейнерлар һәм махсус транспорт белән тәэмин ителәчәк. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.