Рөстәм Миңнеханов РФ Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнде

22.11.2019

Бүгент Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия Федерациясе оборонасы өлкәсе мәсьәләләрен хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати багланышлар системасы" ведомствоара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

Чара Мәскәүдә узды. 

Конференциянең максаты - Россия Федерациясе оборонасы мәнфәгатьләрен алга этәрүдә ведомствоара хезмәттәшлек системасын оештыру һәм техник нигезләрен камилләштерү тәҗрибәсен өйрәнү.

Конференция кысаларынңа Россия хакимият органнары, субъектларының башкарма хакимиятләре, дәүләт корпорацияләре һәм оешмалары күргәзмәсе оештырылган иде. 

Моннан тыш, ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы өлкәсендә федераль башкарма хакимият органнары һәм оешмаларның алдынгы вәкилләре бүләкләнде.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» ведомство медале белән бүләкләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.