Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Тантаналар Чаллыда «Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә узды.
«Бүген без КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чаралар циклын башлап җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Илле еллык юбилей – ул үткәннәрне ихтирам белән искә алу, бүгенгене бәяләү һәм киләчәккә нигез салу өчен бик күркәм сәбәп. Бу көнне гаять зур проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемне аерым-аерым билгеләп үтәсем килә: төзүчеләрне, энергетикларны, инженерларны һәм, әлбәттә инде, камазчыларны».
«Бу автогигантны илнең күп төбәкләре төзергә теләгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төзелеш турында карар кабул иткәндә Табеев Фикрәт Әхмәдҗан улының өлеше зур булды. 70 нче еллар башында КАМАЗ бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителде. Төзелештә 100 мең кеше эшләгән, 4,2 млрд сумга капитал салулар үзләштерелгән. 30 меңнән артык иң заманча җйланма урнаштырылган. Заводны җиһазландыруда 19 илдән 700 чит ил фирмасы һәм Советлар Союзының 500 шәһәреннән 2 мең завод катнашкан».
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, КАМАЗ юбилеена шәһәрдә социаль, транспорт һәм юллар инфраструктурасын үстерүгә юнәлгән берничә проект гамәлгә ашырылган.
«Берничә көннән без ябык футбол манежы төзелешен башлап җибәрәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, автогигантны коруда аның җитәкчеләре аерым роль уйнаган. Шуларның берсе – КАМАЗның беренче генераль директоры, Социалистик хезмәт Герое Лев Борисович Васильев. Аны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турында карар кабул ителде.
Бүген КАМАЗ кече бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек кора. «Мастер» КИП шуның мисалы булып тора. Быел ул 15 еллыгын билгеләп үтә.
Моннан тыш, республика шулай ук заводка һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Кадерле дуслар! КАМАЗның барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, барлык Чаллы кешеләрен киләчәк юбилей белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм бәхет телим, ә легендар «КАМАЗ»га – Татарстан һәм бөтен ил хакына киләчәктә дә үсеш телим», - диде Рөстәм Миңнеханов, чыгышын тәмамлап.
Татарстан Президенты «КАМАЗ» ГАҖ коллективына Татарстан Республикасының иң олы дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.