Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов APU компаниясе (Монголия) җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
APU компаниясе - Монголиядә алкоголь һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләрнең иң эресе. Хәзерге вакытта ул "Татспиртпром" АҖ белән хезмәттәшлек итә.
Shunkhlai Group компаниясе президенты, APU компаниясе директорлар советы рәисе Пурэв Батсайхан билгеләгәнчә, Казанга ул Монголия Көнендә катнашу максатыннан кигән (5 декабрь көнне уза). Монголия Көне Монголия Президенты ярдәме белән үткәрелә. Программада илнең мәдәнияты, иҗат коллетивлары белән танышу, мода күрсәтү һәм эшлекле сөйләшүләр бар.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2016 елның июнь аенда ул Улан-Баторда сәфәрдә булды. Визит кысаларында илнең элеккеге президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашты, кәшемир фабрикасында булды, берничә мәдәни объектны карады.
"Без хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат", - диде Рөстәм Миңнеханов.