Татарстан Республикасында 679 мәктәптә укыту татар телендә, 91 мәктәптә чуаш телендә, 25 мәктәптә удмурт телендә, 17 мәктәптә мари телендә алып барыла, 3 мәктәптә мордва теле, бер мәктәптә иврит теле өйрәнелә.
Бу мәгълүматларны бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында җиткерде.
Утырыш Татарстанда үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр Идарәсенең Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.
Туган тел һәм туган әдәбиятны уку планының мәҗбүри өлешендә саклау күпмилләтле халыкларның гражданлык үзенчәлекләрен саклау өчен мөһим, дип белдерде үзенең чыгышында Рафис Борһанов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 1-11 сыйныфлар өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты, Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле буенча программалар эшләнеп, реестрга кертү өчен федераль укыту-методик берләшмәсенә юлланган. Бу предметлар буенча эш программалары әзерләнгән, яңа буын укыту-методик комплектлар әзерләнә.
Министр сүзләренчә, бүген федераль дәреслекләр реестрына 12 туган телдән 232 дәреслек кертелгән (аларның 89ы татар теле һәм әдәбияты буенча).
Милли сәясәт өстенлекләренең берсе - Татарстан Республикасында полилингваль белем бирүне булдыру, дип ассызыклады Рафис Борһанов.
Минтимер Шәймиев утырышта ясаган чыгышында, җәмгыятьтә милләтара һәм динара килешүгә ирешү өчен бик нык эшләргә кирәк, дип белдерде.
“Залда утыручылар, чыгыш ясаучылар - төрле милләт вәкилләре, әмма без шушу республикада яшибез һәм эшлибез. Милләтара һәм динара килешү татарстанлылар өчен тормыш рәвеше. Ләкин аның өчен акыллы дәүләт сәясәте кирәк. Рус, татар, чуваш, мордва – кем генә юк безнең республикада. Бүген иң мөһиме - яшьләр, үсеп килүче буын бердәм булсын, бер-берсен аңларга сәләтле булсын иде. Заманча шартларда яшәп, шул ук вакытта тамырларны югалтмау, үткән буынны да онытмау аеруча әһәмиятле. Техник алгарыш, глобализация шартларында барган процессларны аңларга, ләкин шул ук вакытта ата-балалардан килгән иң кадерле хисләргә кагылмаска кирәк. Барлык милләтләргә, тарихка, мәдәнияткә, телгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк. Мин татар теле турында гына түгел, бәлки безнең күп милләтле илебезнең башка милли телләре турында да әйтәм”, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүген Татарстан илебезнең күп төбәкләре өчен төрле дин һәм милләт вәкилләре тату яшәү үрнәгенә әйләнде, дип искә алды. Аның сүзләренчә, хәтта дөньяның башка илләрендә дә Татарстанга карата күп милләтле төбәк буларак кызыксыну туган.