Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Мостафа Варанк Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Иртәгә, 5 декабрьдә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан Төркия инвесторлары җитештерүләрендә булачак («Хәят Кимья», «Кастамону Энтегре», «Шишеҗам», «Җошкуноз-Алабуга»).
Рөстәм Миңнеханов башта Варанк әфәндегә Татарстанга килергә вакыт тапканы өчен һәм халыкара күргәзмәдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Без һәрвакыт Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү инициативаларын хуплыйбыз. Илләребез президентлары – Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган – төбәкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәләр».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан делегациясенең Әнкарага һәм Иске шәһәргә эш сәфәрләре каралган.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Төркия компанияләре республикага 2 млрд АКШ доллары инвестицияләгәннәр.
«Алабуга» МИЗ территориясендә 10 Төркия заводы уңышлы эшли – бу «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеҗам» – «Тракья Гласс», «Шишеҗам» – «Аутома-тив Гласс», «Җошкуноз», «Дизайн групп», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Сарач Макина».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Төркиянең бизнес-багланышларны үстерү өчен мөмкинлекләре җитәрлек.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Мостафа Варанк федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.