Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән ТР Президенты Кол Гали бульварында урнашкан "Минем документлар" күп функцияле үзәгендә булды. Бу Татарстан Республикасындагы иң зур күп функцияле үзәк офисы, анда көненә 3 меңгә якын кешегә хезмәт күрәтелә ала.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзәк өстенлекләре турында сөйләде.
Әлеге күп функцияле үзәк "бер тәрәзә" принцибы нигезендә 160 федераль, республика һәм муниципаль хезмәт төрләрен күрсәтә. Бу көтү вакытын кыскартырга ярдәм итә.
"Бу офиста мөрәҗәгать итүчеләрнең уртача көтеп утыру вакыты - дүрт минут. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки регламент буенча 15 минут бирелә", - диде Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәк директоры Ленара Мөзәффәрова.
Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итүче гражданнар белән аралашты, үзәктәге шартлар белән танышты. Әйтик, үзәктә бала һәм ана бүләмсе, балалар бүлмәсе бар. Бина аз мобилье гражданнар өчен уңайлы мохит шартларына туры килә, гаджетларга зарядка, wi-fi һәм башка уңайлыклар бар.