Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «НПК «Химпроминжиниринг» АҖ генераль директоры Александр Тюнин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Искәртик, «НПК «Химпроминжиниринг» АҖ "Ростех" дәүләт корпорациясе составында. Ул углерод җепселләрен җитештерү буенча Россиядә беренче урында һәм дөньяда беренче унлыкка керә. 2015 ел маенда "Алабуга" МИЗ территориясендә компания углерод җепселләре производствосын ачты.