Рөстәм Миңнеханов Братиславада «Словнафт» нефть эшкәртү заводында булды

11.12.2019

Бүген Братиславага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Словнафт» нефть эшкәртү заводында булды.  

«Словнафт» заводының эшкәртү куәте елына 5,5-6 млн. тонна чи нефть.

«Словнафт» НЭЗның төп үзенчәлеге – эшкәртүне үзгәртеп коруның һәм сыгылмалылыгының югары коэффициенты, шуңа да ул Европадагы өч иң яхшы завод рәтенә керә.  

Slovnaft югары сыйфатлы ягулыгы көчле конкурент өстенлеккә ия. 

Заводның администрация бинасында Рөстәм Миңнеханов «Словнафт» һәм  MOL компаниясе вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты өчен «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлек һәм киләчәккә планнар тәкъдир ителде. 

Очрашу барышында «Татнефть» ГАҖ ятмаларында MOL технологиясен – ПАВ-полимер суландыру куллану буенча сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

MOL компаниясенең резина-модификацияле битумын Татарстан Республикасында, аерым алганда, юллар салуда куллану мәсьәләләре дә каралды.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге «Татнефть» белән «Словнафт» компанияләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүне хуплый һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. 

Битумнарны юллар салуда куллану юл өслегенең сыйфатын арттырачак һәм юлларның хезмәт итү чорын озынайтачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрид Габделганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.