Рөстәм Миңнеханов Бротиславага (Словакия) эш визиты белән килде

10.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бротиславага (Словакия) эш визиты белән килде. 

«Братислава-Иванка» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Словакия Республикасы Чит һәм Европа эшләре министрлыгының Дәүләт секретаре Лукаш Паризек, Россиянең Словакиядәге киңәшче-илчесе К.Тихадзе һәм башкалар каршы алды. 

Братиславада Рөстәм Миңнеханов «СловНАФТ» нефть эшкәртү заводы эшчәнлеге белән таныша, «СловНАФТ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашачак. 

Шулай ук Словакия Республикасы Чит һәм Европа эшләре министры Лукаш Паризек белән очрашу планлаштырыла. 

Братиславада "Татарстан-Словакая" эшлекле форумы узачак, анда Словакия һәм Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашачак. 

Аннары Татарстан Президентының Словакия Республикасы Милли Шурасы Рәисе Андрей Данко, Словакия Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләре министры Габриэла Матечна, Словакия икътисад министры Петер Жига белән очрашулары уза. 

Рөстәм Миңнеханов Братиславада "Славин" һәлак булган совет гаскәриләре мемориалына чәчәкләр салу чарасында катнашачак. 

Рөстәм Миңнехановның Словакия Республикасына эш визиты 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.