Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Президенты кайгы уртаклашу телеграммасын мәрхүмнең хатыны Елена Батуринага юллады.
«Хөрмәтле Елена Николаевна! Ирегез Юрий Михайлович Лужковның вафатына бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам.
Исеме яңартылган Россия елъязмасына язылган, көчле, хезмәт сөючән, тәҗрибәле сәясәтче һәм эре масштаблы җитәкче мәңгелеккә күчте. Мәскәү тарихы Юрий Лужков исеме белән турыдан-туры бәйле, ул аңа бер ярым дистә ел җитәкчелек итте, шул исәптән иң катлаулы күчеш еллары – 90 нчы елларда. Аның актив-сәяси эшчәнлеге, Россия башкаласын һәм тулаем ил икътисадын үстерүгә керткән өлеше аны лаеклы рәвештә бөтен илгә танытты.
Юрий Михайлович бай һәм эчтәлекле тормыш кичерде һәм, аны белгән һәр кеше күңелендә югары гражданлык, сокланырлык тырышлык иясе буларак һәм Ватан хакына бертуктаусыз алга баруда үрнәк булып сакланачак.
Тирән хәсрәтегезне уртаклашам.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».