Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы вакытында Братиславаны азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр салды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Братиславага (Словакия Республикасы) ике көнлек эш сәфәренә килгән иде.
Slavin мемориалы 1957-1960 елларда Братиславада басу зираты урынында төзелгән һәм 1960 елның 3 апрелендә шәһәрне азат итүнең 15 еллыгы уңаеннан ачылган.
Зиратта Братиславаны азат иткәндә һәлак булган 6845 совет солдаты җирләнгән.
Һәйкәл сталин архитектурасы стилендә корылган. 1961 елда ул милли мәдәният һәйкәле дип игълан ителгән. 42 метрлы обелискның түбәсенә 12,5 метрлы совет солдаты статуясы урнаштырылган.