Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты Рәисе Андрей Данко белән очрашуда: Без Словакиянең үсеп чәчәк атуын күрдек

11.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты (Милли Шурасы) Рәисе Андрей Данко белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Братиславага эш визиты кысаларында узды. 

Яклар Словакиянең Россиянең алдынгы сәнәгый төбәкләренең берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлегенең алга таба үсеше турында сөйләштеләр. Искәртик, Андрей Данко Татарстанда 2019 елның июль аенда булган иде. 

Очрашу тәмамлангач, Андрей Данко һәм Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов Словакия җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәтен әйтте Аның сүзләренчә, Словакия үсеше, аның үсеш мөмкинлекләре аны гаҗәпләндерде. «Сезгә ешрак килергә кирәк иде, без гүзәл илне күрдек, илнең үсеш алуы һәм чәчәк атуы күренеп тора», — диде ул. Ышанам, бу визит безнең мөнәсәбәтләр үсешенә яхшы этәргеч була, диде ул. 

Ул «Татнефть» ГАҖ белән Slovnaft нефть эшкәртү заводы арасында үзара хезмәттәшлек турында искәртте. Аның фикеренчә, кечерәк предприятиеләр бу зур компанияләрдән үрнәк алырга мөмкин. Шул ук вакытта аларга бүген хезмәттәшлек турында килешү төзегән Татарстан һәм Словакия сәүдә-сәнәгать палаталарына ярдәм итәргә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге эш сәфәрендә Татарстан һәм Словакия компанияләре арасында үзара хезмәттәшлекнең кызыклы формалары табылачагына ышана.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Словакиянең гаять зур туристик потенциалы турында әйтте.

Татарстан бу һәм башка юнәлешләр буенча да Словакия белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул уңышлар һәм алга таба чәчәк атуларын теләде.

Татарстан Президенты мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.