Бүген Казан вертолетлар заводында 2019 елның 10 аенда республика предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсенә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, република предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров вертолетлар производствосы белән танышты. Татарстан Президентына гражданнар авиациясе өчен Ми-38 вертолетын күрсәттеләр. Әлеге серияле вертолет беренче кат МАКС-2019 Мәскәү авиасалонында күрсәтелде. Анда әлеге вертолетны Владимир Путинга күрсәттеләр. Ә ноябрь аенда вертолетны Dubai Airshow 2019 халыкара авиасалонда тәкъдим иттеләр. Очкыч интерьерын эшләгәндә куркынычсызлык һәм уңайлылык өлкәсендә заманча техник алымнар кулланылды. Вертолет 5 тонна файдалы йөк алырга сәләтле.
Заводның очу-сынау комплексында Президентка медицина модуле белән җиһазландырылган «Ансат» вертолетын күрсәттеләр. Модельләр пациентлар үпкәләрен ясалма вентиляцияләү системасы, теле-ЭКГ белән җиһазланган һәм иң күп сыйдырышлы кабинага ия.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә җитештерү цехын карап чыкты — агрегат-җыю производствосы мәйданчыгын, шулай ук соңгы җыю цехын карады.
Киңәшмә барышында Татарстан Президенты «Ел инженеры-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс өч категориядә үткәрелә. Барлыгы 258 гариза бирелгән, 21 республика предприятиесеннән 33 инженер җиңүче дип табылган.