«Бу предприятиегә нигез салучыларның барысы алдында да баш иябез. Алар — 1969 елда әлеге искиткеч проектны башлап җибәргән эшчеләр, төзүчеләр, инженерлар, галимнәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан кешеләр килде, монда уникаль коллектив барлыкка килде". Бу сүзләрдәг Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ"ның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта чыгышын башлады.
Искәртик, Владимир Путин бүген Чаллыга эш сәфәренә килде.
Ул "КАМАЗ" автоконцернының двигательләр заводында, кабиналар каркасы производствосында булды.
Тантаналы митинг "КАМАЗ" автомобильләр заводында узды, анда Кама автозаводы ветераннары, төзүчеләр, компания хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Гомумән чарада 3 меңгә якын кеше катнашты.
"Хәерле көн, минем кадерлеләр! Исәнмесез! Безнең бүген искиткеч, күркәм бәйрәм - юбилей, "КАМАЗ"га 50 ел. Котлыйм сезне! - диде Владимир Путин. - Һәм, әлбәттә, - минем фикеремчә, бу хакта инде әйтелде дә, әмма кабатласаң, гөнаһ түгел, - Кем бу предприятиене төзегән, кем аңа җанын салган - барыгыз алдында баш иябез. 969 елда әлеге искиткеч проектны башлап җибәргән эшчеләр, төзүчеләр, инженерлар, галимнәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан кешеләр килде, монда уникаль коллектив барлыкка килде.
Әлбәттә, сез бөтенегез туган шәһәрегезне яратасыз, туган Татарстан Республикасын яратасыз, һәм безнең олы уртак Ватаныбызны, Россияне, чын күңелдән якын күрәсез. Биредә төрле милләт, дин, буын вәкилләре хезмәт итә. Шундый искиткеч энергияле, алга омтылучан коллектив оешкан. Искиткеч яшьләр. Без әле генә цехларда йөрдек - кешеләр киләчәк турында уйлый. Сез заманча продуктлар, машиналар җитештерәсез! Әлбәттә, без сезнең бренд белән горурланабыз. Әмма "КАМАЗ", барыннан да элек, искиткеч спортчыларыбыз ярдәмендә халыкара брендка әйләнде. Алар елдан-ел уникаль нәтиҗәләргә ирешә, абруйлы халыкара ярышларда үзләрен кызганмый катнаша. Әйдәгез тагын бер кат аларны бу җиңүләре белән котлыйк. Тагын бер кат барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт. Без барыбыз, бөтен илебез сезнең казанышлар белән горурлана. Бәйрәм белән сезне! "КАМАЗ" 50 яшь тулуың белән! Уңышлар".