Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде.
Килеп төшүгә, Н.В. Лемаев исемендәге "Бигеш" халыкара аэропортын ул "Алабуга" махсус икътисадый зонасын карарга юнелде.
Биредә Денис Мантуровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Алар "Форд Соллерс Алабуга" заводын карадылар.
Хәзерге вакытта бу заводта "Аурус" автомобильләрен серияле җитештерүгә әзерлек бара. Проект Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә һәм Россия автомобильләр базарының мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалануга этәргеч бирәчәк.
Денис Мантуровка завод мәйданнарын күрсәттеләр. Автомобильләрне серияле җитештерү 2021 елның беренче кварталында башлау планлаштырыла. "Аурус" автомобильләрен җыю цехы "завод - шоурум" концепциясе нигезендә эшлиячәк. Цифрлы производство технологияләре кулланылачак, шулай ук пилотсыз технологияләр һәм "өстәмә чынбарлык" технологияләре кулланылачак.
Шулай ук министрга 2024 елга кадәр производство куәтләренә чыгу планы турында хәбәр иттеләр.
Денис Мантуров заводта җитештерелүче автомобильләр күргәзмәсен карады, «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖнең детальләрне штамповкалау корпусында булды. Биредә "Аурус" автомобильләре өчен кузов өлешләрен штамповкалау планлаштырыла.
"Алабуга" МИЗда Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" дәүләт бүләген тапшырды. Бүләк "Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм сәнәгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен" тапшырылды.