Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәренә килде

13.12.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәренә килде.

Лемаев исемендәге Бигеш «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.   

Килүгә үк дәүләт башлыгы «КАМАЗ» ГАҖның кабиналар каркасы заводына юнәлде. Бу – соңгы ун елда «КАМАЗ» территориясендә төзелгән иң заманча һәм иң эре объект.  

Аннары Владимир Путинга двигательләр һәм көчле агрегатлар җитештерү буенча илдә иң эре заводларның берсе булган «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводын күрсәтергә ниятлиләр. Россия Президенты автоҗитештерүченең Р6 алты цилиндрлы двигательләренең яңа рәте белән танышачак.

Владимир Путин өчен шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ җитештерүе продукциясе – зур йөк автомобильләре, автобуслар һәм башка техника күргәзмәсе дә оештырылган.

Владимир Путин катнашында «КАМАЗ»ның төп конвейерында  автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митинг та узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.