Татарстан Республикасында 2019 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата табышы 2019 елның унбер аенда 109 млрд сум тәшкил итте. Терлекчелек тармагы өлеше - 60,8 млрд сум, алдагы елга караганда үсеш 14 процент. Шул исәптән сөт - 22,5 млрд сум, кош ите - 31,3 млрд сум, йомырка - 4,8 млрд сум.
Хисап чорында 1 млн. 239 мең тонна сөт савылган (104 %), 366 мең тонна ит, шул исәптән 190 мең тонна кош ите, 84,2 мең тонна дуңгыз ите, 89 мең тонна эре мөгезле терлек ите. 1 млрд данә йомырка җитештерелгән, узган елга үсеш 12 % тәшкил итә.
1 декабрьгә республикада 708 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, бу узгн елдагыдан 1 процентка ким, 453 мең баш дуңгыз, 15,2 млн баш кош (102 %). Эре мөгезле терлек башы санын арттыруда лидер районнар - Мамадыш, Саба, Балтач, Әтнә, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Баулы, Тукай, Тәтеш, Кукмара районнары. Шул ук вакытта кайбер районнарда терлек башы кимеде.
Савылган сөт күләме буенча республика яхшы динамиканы саклый. Тәүлек саен 3433 мең тонна сйт савыла. Көн саен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 3270 мең тоннадан артык сөт сата һәм 75 млн. сум табыш алалар. Иң югары күрсәткечләр - Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Мамадыш, Әлки районнары.
"Берничә районда терлек башы аны кимүе борчуга сала. Авылларда сөт сату - акчалата керемнең төп чыганагы. Бу да булмаса, кешеләр шәһәрләргә күчә. Шуңа күрә әгәр дә без авыл яшәвен телибез икән, терлекчеплекне үстерү кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.