Владимир Путин Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖнең двигательләр заводында һәм кабиналар каркасы заводына булды

13.12.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин автогигантка эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ җитештерүенең заманча техникасы үрнәкләре белән танышты.   

Искәртәбез, Владимир Путин Чаллыга «КАМАЗ»ның төп конвейерында  автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашу өчен килде.

Владимир Путинга өр-яңа КАМАЗ Continent магистраль йөк тарткычын күрсәттеләр.

КАМАЗ Continent исеме алган КАМАЗ-54907 – К6 рәте прототибы. «Кабина 2020» проектын гамәлгә ашыру энергиянең нәтиҗәлелегенә корылган гибрид магистраль йөк тарткычта чагылыш тапкан. Электр двигателе ябык территорияләрдә йөргәндә автоном хәрәкәт тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Аңа ягулыкны аз кулланучы – 100 километрга 25 литрдан азрак  – Р6 дизель двигателе урнаштырылган.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Владимир Путинга Р6 яңа двигателен җитештерүнең бер урында туплануының югары дәрәҗәсе турында сөйләде. Детальләрнең гомуми күләменнән 17 проценты чит илләрдән кертелә, 30 проценты «КАМАЗ» мәйданчыгында җитештерелә, ә 53 проценты – Россиянең башка предприятиеләрендә. Җитештерү линиясен карап йөргәндә Владимир Путинга шулай ук продукция сыйфатын тикшереп тору системасының ничек эшләвен күрсәттеләр.

Россия Президенты тагын «КАМАЗ» ГАҖнең кабиналар каркасларын җитештерү заводының эше белән дә танышты. Бу – «КАМАЗ» һәм Daimler компаниясенең уртак предприятиесе.

Моннан тыш, «КАМАЗ» эшчеләре белән дә сөйләшеп торды. Владимир Путин җитештерү ветераннары белән, шулай ук яшь буын вәкилләре белән дә аралашты.  

«Бу яңа дәрәҗә, яңа сыйфат», - дип бәяләде Владимир Путин «КАМАЗ»ГАҖнең җитештерү куәтләрен. Ул ассызыклаганча, монда җитештерүнең 83 процентын туплау мөмкин булган. «Димәк, безнең эшнең нәтиҗәсе бар», - диде Путин.

Завод кешеләре дәүләт башлыгына төрле сораулар бирделәр. Бүген  камазлыларны яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасы, Чаллыда яңа техник югары уку йорты булдыру, шулай ук моношәһәрләргә дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләр кызыксындыра.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru сайты материаллары файдаланылды.