Татарстан Республикасында 2019 ел йомгаклары буенча ҖТП үсеше үткән елга карата – 101%, сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил итәчәк

14.12.2019

Татарстан Республикасында 2019 ел йомгаклары буенча җыелма төбәк продукты үсеше үткән елга карата – 101%, сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләре күләме һәм ваклап сату әйләнеше үткән елдагыга туры киләчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак коллегиясендә бу хакта хәбәр итте.  

Коллегия Казан Ратушасында узды, төп тема - 2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Коллегиядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач та ктанашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «бу күрсәткечләр – республика предприятиеләренең һәм дәүләт хакимияте органнарының Татарстан икътисадын үстерү, шулай ук бюджетка кергән акчаларның арту резервларын реализацияләү буенча уртак планлы эш нәтиҗәсе».

Рөстәм Миңнеханов Антон Силуановка бу коллегиядә катнашырга вакыт тапканы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан финанс, казначылык һәм салым системасының федераль органнары белән яхшы гына уртак эш алып бара.  

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, төбәкнең бюджетка кертемнәрне арттыру резервлары бар. Бу – иң беренче чиратта салым кертемнәре буенча бурычларны кайтарып алу эше.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ел башыннан бирле бурычлар күләме 1,1 млрд сумга кимегән. Шулай да әле 2019 ел декабренә ул якынча 8 млрд сум тәшкил итә.

Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, без Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенең барышы белән танышырга теләдек. Илкүләм проектларны соңга калып финанслау да, сатып алулар законнарын үтәмәү дә күзәтелә. 2020 елга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча нинди бурычларны хәл итәргә кирәк, безнең шуны беләсебез килә, диде ул

Республика салым органнарының быелгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Аның нотыгыннан соң Антон Силуанов өстәлмә бәяләргә салымның 34,8% ка үсешенә ничек ирешүләре турында сорады.

Марат Сафиуллин белдергәнчә, бу тулаем «салым администрацияләвенең сыйфаты исәбенә».

Антон Силуанов искәрткәнчә, Татарстан – махсус салым режимы системасы керткән дүрт төбәкнең берсе. Ул бу система эшләсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге белән кызыксынды.  

Марат Сафиуллин моның үзмәшгүль эшкуарлар өчен уңай һәм гади булуын билгеләп үтте.  

2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов агымдагы ел йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.