Рөстәм Миңнеханов: Татарстан автоспорты өчен бу уңышлы сезон булды дип ышаныч белән әйтергә мөмкин

20.12.2019

Бүген Казанда 2019 елгы автоспорт сезонына йомгак ясалды. Республика, Россия һәм халыкара ярышлар призерларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.    

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан автоспорты өчен үткән сезон уңышлы булды. «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Эдуард Николаев экипажы «Дакар» популяр ралли-рейдында гадәттәгечә җиңү яулады. Ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында спортчыларыбыз мөһим нәтиҗәләргә ирештеләр. 

«Бүген Татарстанда автомобиль спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Республикада җитди мәктәп формалашты: безнең традицияләребез бай, инфраструктура корылган, ә иң мөһиме – бу спорт төренә ярдәм итәрлек кешеләр бар. Автомобиль спорты ветераннарына, шулай ук зур өлеш керткән спонсорларга рәхмәт әйтәсем килә. Автомобиль узышлары – ярыйсы гына кыйммәтле спорт», - диде ТР Президенты . 

Ул узышчыларга да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Һәркемнең бу сезоны төрлечә узды. Шуңа да карамастан, ярышларда катнашуны дәвам итәргә кирәк. Тәҗрибәс һәм җиңүгә омтылу гына яхшы нәтиҗәләргә китерә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, киләчәк сезонга әзерләнергә кирәк. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. «Һәр ярышны лаеклы үтәргә кирәк. Автомобильләрне һәм механикларны әзерләргә. Җиңү – ул бер узышчының гына казанышы түгел, ә бөтен бер команда тырышлыгы», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.