Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

20.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды.

Күзәтүчеләр советы әгъзалары махсус зона резидентлары булырга мөмкин 4 компаниянең проектларын карады. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә. 

«Русланд Тех» ҖЧҖ Spy.Space – кеше йөзләрен тануга корылган базада видеоаналитика проектын реализацияләргә тәкъдим итә. Бу программа тәэмин ителеше хезмәткәрләрнең һәм клиентларның тәртибен анализларга, шулай ук сәүдә үзәкләрендә, рестораннарда, кунакханәләрдә һәм башка урыннарда кешеләрне танырга ярдәм итәчәк.   

«Умные решения» ҖЧҖ җәмәмгатьчелек фикерен анализлау өлкәсендә карарлар кабул иткәндә ярдәм системасын эшләргә тәкъдим итә. Монда ясалма нейрон челтәре кулланыла һәм белешмәләр интерпретацияләнә.  

«Умные весы» проектын «Инференс Технолоджис» ҖЧҖ вәкиле тәкъдир итте. Программа тәэмин ителеше ваклап сату кибетләрендә касса җайланмаларын кертүне күз алдында тота. Бу система һәр аерым кассыаның үткәрүчәнлеген арттырачак.   

«Райхлин Технологии» ҖЧҖ проекты авиация двигательләре төзелеше өчен конструкторлык документациясен эшләүне күз алдында тота. 

«Научный инженерный центр» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алуга дәгъва кыла. Компания проекты автоматлаштырылган контроль системасын булдыруга һәм, метеошартларны исәпкә алып, сәнәгать предприятиеләренең чыгарып ташлауларын фаразлауга юнәлгән.   

Барлык тәкъдим ителгән проектлар да хупланды.  

Утырышта Иннополис Университеты студентлары үз стартапларын тәкъдир иттеләр, шул исәптән – фермерларның потенциаль сатып алучыларны эзләүләре буенча кушымта, онлайн-белем алу өчен финанс сервисы һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә уңышлар теләде һәм яңа продуктларны үстерергә өндәде. «Һәр инновацион проектны практикада кулланырга кирәк. Алайса, аның нәтиҗәлелеген белеп булмый. 10 проекттан икесе генә уңышлы булса да, бик әйбәт. Алга барырга кирәк. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз һәм яңа проектларны үстерегез», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.