Татарстан Президенты Швейцариянең Sicpa компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

20.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Sicpa компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Компания дәүләт контролендә булган тармаклар өчен продуктларны маркировкалау, аутентификацияләү һәм күзәтү системаларын эшли. Әйтик, гомуми кулланыштагы товарлар (тәмәке, алкоголь), фармацевтика товарлары, нефть эшкәртү продуктлары һәм башкалар. 

Очрашуда Татарстан Республикасы белән Sicpa компаниясе арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүә барды, шул исәптән хәләл өлкәсендә дә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.