Соңгы 5 елда Татарстан агросәнәгать тармагына инвестицияләр 140 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгына - 96 млрд сум, эшкәртү тармагына - 44 млд сум. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президентны Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Зур күләмдә инвестицияләр югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән: сөт комплексы, ит комбинатлары, кош фабрикалары, элеваторлар һәм башкалар. "Безнең өчен инвестицияләр - технологик базаны модернизацияләү, җитештерү фондларын яңарту, хезмәт нәтиҗәлеген арттыру", - дип ассызыклады министр.
Соңгы 5 елда 28 заманча сөт комбинаты гамәлгә кертелгән. Инвестицияләр терлек башы санын арттыруга, генетик мөмкинлекләрен үстерүгә һәм савымлы сыерлар санын арттыруга ярдәм итте - 44 %ка. "Якынагы ике елда тагын17 мең сыер башы асрарлык 24 сөт комбинатын гамәлгә кертү көтелә. Әлеге 20 млрд сумлык проектларны тормышка ашыру республикада елына 2 млн тонна сөт җитештерү дәрәҗәсенә казанырга мөмкин итәчәк", - диде Марат Җәббаров.
Докладчы шулай ук цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү файдасын ассызыклады. Яңа төрле системалар уңышлылыкны арттырырга һәм производство процессына чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы техникасына спутник навигациясе җиһазларын кую перспектив булып санала. Бу ягулыкны экономияләргә, хезмәт нәтиҗәлеген арттырырга һәм чәчүлекләрне контрольдә тотарга ярдәм итә.