Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

23.12.2019

Бүген Әлмәт шәһәрендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышта компаниянең 2019 елның унбер ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, 2020 елның гыйнвар-февраль айларына һәм беренче кварталына «Татнефть» ГАҖнең бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар скважиналарны ремонтлау өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыруның төп юнәлешләре турында мәгълүмат тыңладылар. Шулардан – капиталь ремонт буенча куәтләрне үстерү; яңадан җиһазландыру һәм колтюбинг технологияләр куллану програмасын гамәлгә ашыру; IT- проектларны гамәлгә ашыру һәм башкалар.  

Утырышта катнашучылар төп компетенцияләр һәм конкурент өстенлекләр нигезендә компанияне стратегик диверсификацияләү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Утырышта башланган проектларны дәвам итү һәм диверсификациянең яңа юнәлешләрен тикшеренү турында карар кабул ителде.

Директорлар советы 2019 елда геология-разведка эшләре барышы турында да фикер алыштылар. 2019 елда «Татнефть» ГАҖ компанияләр төркеме 26 эзләү-разведка скважинасы бораулаган, гомуми узу юлы 68,2 мең м, шулардан 23 скважина Татарстан Республикасы территориясендә. Уңышлылык коэффициенты – 73%.  

Татарстан Республикасы чикләрендә 2019 елда өч ятма ачылган – Канево, Усинье һәм Мюдово. Көтеләчәк нефть запаслары артымы – 0,696 млн т.

«Татнефть» төркеме буенча чыгарылачак нефть күләме – 45,1 млн.т. 2019 – 2022 елларда запаслар күрсәткечләре артуы 2030 ел стратегиясе белән чагыштырганда 2,9 мәртәбәгә артыграк фаразлана.

Директорлар советы «Татнефть» ГАҖ идарәсе составын үзгәртү турында карар кабул итте. Башка мәсьәләләр дә каралды.


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте