Рөстәм Миңнеханов "Татар җыры" ХХ халыкара фестивале концертын карады

21.12.2019

Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар җыры" ХХ халыкара фестивале концертын карады. Чара "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. 

Быел "Татар җыры" юбилеена багышлап концертлар Мәскәү һәм Уфада да оештырылды. Йомгаклау концерты гадәттәгечә Казанда үткәрелә. Ел саен фестивальдә бер меңгә якын кеше катнаша. 

"Барыгызны да татар җыры бәйрәме белән котлыйм. 20 ел дәвамында без бу фестивальдә очрашабыз. Әлеге традиция дәвам итер дип өметләнәм һәм беә әле тагын күп кенә сәләтле җыр башкаручыларын күрербез", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Ул фестивальне оештыручы "Барс-Медиа" компанияләр төркеменә республикада әһәмиятле мәдәни проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Юбилей концертында 20 елда иң популяр булган җырлар яңгырады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.