Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" һәм "Динамо-Казан" волейбол командаларын чираттагы җиңүләре белән котлады

17.01.2020

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" һәм "Динамо-Казан" волейбол командалары коллективлары белән очрашты. 

Искәртик, декабрь аенда "Зенит-Казан" ир-атлар волейбол командасы алтынчы кат рәттән Россия Кубогын яуладылар. Финал матчында казанлылар Санкт-Петербург" "Зенит"ын җиңделәр. Казанда "Динамо" хатын-кызлар командасы Мәскәүнең "Динамо" командасын җиңде һәм шулай ук Россия Кубогын яулады. 

"Бүген без беренче кат шундый форматта җыелдык - ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары бергә. Очрашу сәбәбе дә бөтенебез өчен шатлыклы - "Зенит-Казан" һәм "Динамо-Казан" командаларының воллейбол буенча Россия Кубогында җиңү. Сез ачык, компромисссыз уен күрсәттегез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул искәрткәнчә, "Зенит-Казан" 9 кат, ә "Динамо-Казан" бишенче кат Россия Кубогын яулады. "Без сезнең җиңүләр белән горурланабыз. Сезнең казанышларыгыз исәбенә Татарстанда волейбол үсешенә этәргеч булды, ул популярлаша бара. Сез безнең өчен үрнәк, бигрәк тә үсеп килүче яшь Татарстан спортчыларына. Әлеге спорт төре белән 4,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Гомумән республикада 42 мең кеше, шул исәптән 18 мең хатын-кыз волейбол белән шөгыльләнә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов коллективларның бердәм тырышлыгын ассызыклады: уенчылар, тренерлар, административ хезмәткәрләр. "Сезнең командаларда спортчыларны сайлау, аларны тәрбияләү, үстерү эше дөрес алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ТР Волейбол федерациясе җитәкчелегенә, иганәчеләргә рәхмәт сүзләре белдерде. 

Командалар коллективларына чарада Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.