Капитал кертүне яклау һәм хуплау турындагы закон проекты икътисадка инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Гайдар форумы кырларында хәбәр итте.
"Без күптәннән бу законны көтәбез, һәм аны кабул итәрләр дип бик өметләнәм. Татарстан әлеге эштә актив катнашырга әзер. Бүген республикада 5 трл сумлык перспектив инвестпроектлар портфеле формалаштырылган. Алар әле гамәлгә ашырылмаган, ләкин әлеге закон проектын исәпкә алсак, без аларны гамәлгә кертә алабыз", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, гомумән Татарстанда соңгы 3-4 елда төп капиталга инвестицияләр 600 млрд сум тәшкил итәләр. "Мондый темпларны саклау өчен без бөтен мөмкинлекләребезне кулланабыз. Татарстанда биш ТОСЭР бар, уңышлы ик махсус икътисадый зона эшләп килә, берничә сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Европа һәм Америка Кушма Штатларыннан инвесторларны җәлеп итү авырая бара һәм федераль хезмәттәшләр ярдәме кирәк.
Искәртик, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль собраниегә Юлламасы кысаларында капитал кертүне яклау һәм хуплау турындагы закон проектын кабул итүне тәкъдим итте.