Россия Хөкүмәте һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә хәбәр итте. Искәртәбез, бүген Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының отставкасы турында игълан итте.
«Мин Хөкүмәт эшеннән бик канәгатьмен, минем аларга бернинди дә дәгъвам юк. Мин үземнән канәгать түгел. Без үзебез эшләп җиткермибез. Безнең һәрберебезнең үз өстенлекләре һәм үз җитешсезлекләре бар. Яңа Министрлар Кабинеты составына килгәндә исә, ил җитәкчелеге кемне билгеләсә, шулар белән эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
РФ Премьер-министры вазыйфасында эшен тәмамлаган Дмитрий Медведев зур рәхмәт сүзләренә лаек, диде Рөстәм Миңнеханов: «Мин аңардан бер мәртәбә дә аңлашылмаучылык ишетмәдем».
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының РФ Дәүләт советының статусын күтәрү турындагы карары турында да фикерен белдерде. «Дәүләт советы зур әһәмияткә ия. Аның эшчәнлеге кысаларында башкарыла торган инициативаларны ил җитәкчелеге хуплый. Мин торак базарын үстерү һәм уңайлы яшәү тирәлеге формалаштыру мәсьәләсе буенча эш төркемен җитәклим. Февраль аенда РФ Президенты торак шартларын яхшырту буенча президиум утырышын уздырды, һәм безнең барлык эшләнмәләр дә диярлек куллынылыш тапты. Ягъни бу – нәтиҗәле эш рәвеше. Минемчә, дәүләт башлыгы, шулардан чыгып, мондый карар кабул иткән. Дәүләт советы эшендә барлык губернаторлар да катнаша. Безнең эш төркемендә генә дә алты губернатор ярдәмче төркемнәрне җитәкли. Һәрберсе үз фикерен әйтә. Шуннан соң болар ил җитәкчелегенә җиткерелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.