Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы онлайн режимда интернет аша трансляцияләнәчәк.
Трансляция Рәсми Татарстан сайтының баш битендә була - http://tatarstan.ru/
Искәртик, Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы 2020 елның 17 гыйнварында "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында уза.
Чара алдыннан ТАССР 100 еллыгына багышлангшан архив документлары күргәзмәсе белән танышып булачак.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә. Чара 14.30 минутта башлана.