Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводының беренче гендиректоры Лев Васильевка Татарстан Республикасының иң югары бүләген тапшырды

15.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» автозаводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән очрашты. Очрашу Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка Татарстан  автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. «Без Сезнең хезмәтегезне хәтерлибез һәм югары бәялибез. Зур рәхмәт Сезгә, без Сезнең белән горурланабыз һәм Сезне ихтирам итәбез. Сез Чаллыда башкарган эшләр -бөтен СССР өчен дә тарихи вакыйга. „КАМАЗ“ потенциаль яңа автомобильгә әверелде. Сез – безнең республиканың һәм тулаем илнең иң атаклы шәхесләреннән берсе», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевны республиканың иң югары бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Дәүләт бүләге илнең машина төзелеше үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы хезмәте өчен тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Лев Васильевка ТАССРның 100 еллыгы медален дә тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.