Татарстан Президенты Виталий Мутконың регионнар җитәкчеләре белән очрашуында катнашты

15.01.2020

Бүген Мәскәүдә XI Гайдар форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Виталий Мутконың берничш Россия регионы җитәкчеләре белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Очрашуда катнашучылар Россия Президентының Федераль собраниегә Юлламасының нәтиҗәләрен карадылар һәм дәүләт башлыгы билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Владимир Путин гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары, Россия Дәүләт Думасы вәкаләтләрен киңәйтү, РФ Хөкүмәтен формалаштыру алымын үзгәртү турында тәкъдимнәр яңгыратты.

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, аннан алда Владимир Путинның Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуы узды, анда хөкүмәтнең отставкасы турында игълан ителде. «Бу зур җаваплылык, үзгәрешләргә ихтыяҗ бар, чагыштырмача яңа алымнар тәкъдим итәргә кирәк. Шуңа күрә Хөкүмәт отставкага китү турында карар кылды, ләкин Президент безне яңа состав формалашканчы вазифаларны үтәүне сорады», — диде Виталий Мутко.

"Президент безгә башкарылган гаять зур эш өчен рәхмәт белдерде. Безнең тема буенча күпне эшләп булды: шәһәр мохтен үстерү, авария хәлендәге торакларны ликвидацияләү, торакны өлешләп сатып алучыларның алданганнары проблемаларын хәл итү һәм башкалар. Тулаем алганда җитди эш башкарылган", - диде Мутко. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.