Алексей Песошин:Татарстанның медицина оешмалары 2019 елда алга куелган бурычларны уңышлы үтәделәр

24.01.2020

Татарстанның медицина оешмалары 2019 елда алга куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында хәбәр итте.

Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгы демографик вазгыятьне яхшырту буенча төп рольне уйнарга тиешлеген искәртте. Республикада гомуми үлемнең 5,2 процентка кимүе күзәтелә. Мондый күрсәткеч республикада 1992 елдан бирле беренче тапкыр теркәлә. Соңгы 4 елда уртача гомер озынлыгы 1,5 яшькә артты, 74,3 яшь тәшкил итә.

Шул ук вакытта Алексей Песошин яңа туган балалар үлеме, сулыш, ашкайнату органнары авыруларыннан, алкогольдән агуланып үлү очраклары артканын билгеләп узды.

“Илкүләм проектларның беренче елы узды. “Сәламәтлек саклау” проектының 7 юнәлеш буенча төп күрсәткечләре вакытында һәм сыйфатлы үтәлде. Быел да конкурс процедураларын уздыру, акчаны максатчан үзләштерүне катгый контрольдә тотуны сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин ведомство җитәкчелегенә.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, ел саен республикада дәвалау учреждениеләре инфраструктурасын камилләштерү буенча зур эш башкарыла.  2017-2018 елларда 207 поликлиника төзекләндерелде һәм яңадан җиһазландырылды.

Әмма тармакка кертелгән акчага карамастан, 2019 елда халык арасында тискәре факторлар – медицина хезмәте сыйфаты, чиратны озак көтү, табиб, шәфкать туташлары, регистратура мөнәсәбәтләр күзәтелде.

“Бу факторларны юкка чыгару өчен, финанс чыгымнары да кирәкми, моны оештыру чаралары нәтиҗәсендә хәл итеп була. Медицина оешмалары җитәкчеләрен персонал белән эшне көчәйтүен сорыйм”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин шулай ук, диспансеризацияне уңайлы итеп оештыруны контрольдә тотуны сорады.

Утырыш ахырында Алексей Песошин агымдагы елда республикада ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узачагын искәртте һәм сәламәтлек саклау тармагы ветераннарына аерым игьтибар бирүне сорады.

Аннары ТР Премьер-министры республиканың алдынгы медицина  хезмәткәрләрен бүләкләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.