ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елга куелган бурычлар турында бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә (И.Шакиров исемендәге концертлар залы) узды һәм ул ТР транспорт комплексының 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Утырыш гадәттәгечә ТР транспорт комплексының 2019 елдагы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы фильм күрсәтүдән башланды.
Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, гражданнар авиациясе пассажирлар һәм йөк ташу күләмен арттыруны дәвам итә. “Казан” халыкара аэропорты 2019 елда 3,5 млн пассажирга хезмәт күрсәткән.
“Бигеш” аэропорты пассажирлар ташу күләмен саклап калды: ел нәтиҗәләре буенча 785 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. “Бөгелмә” аэропортында пассажирлар агымы 7%ка арткан, ел нәтиҗәләре буенча ул 46 мең кеше тәшкил иткән.
Аэропортларда пассажирлар агымы үсеше маршрутлар челтәрен үстерү хисабына ирешелде. Агымдагы елда Казаннан берничә яңа халыкара юнәлеш ачылды: Харбинга, Будапештка, Доминикана Республикасына. Казаннан Анталья, Истанбул һәм Ашхабадка рейслар артты.
Киләчәктә һава инфраструктурасын үстерү өчен хәзерге вакытта 2040 елга кадәр “Казан” аэропортын үстерүнең яңа Мастер-план эшләү буенча оешма сайлау уздырыла.