Алексей Песошин ТР Транспорт министрлыгы коллегиясендә: һәр көнне республикада транспортның барлык төре 1 млн пассажир һәм 200 мең тонна йөк ташый

24.01.2020

Татарстан Республикасы халкының һәм килгән кунакларның имин һәм уңайлы йөрүе юлларның сыйфатына бәйле. Бу хакта бүген Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Коллегия “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә (И.Шакиров исемендәге конөертлар залы) узды һәм ул ТР транспорт комплексының 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстанда республика программаларын гамәлгә кертү тулы күләмдә дәвам итә. 2019 елда 40 программа тормышка ашырылган, финанслауның гомуми күләме 40 млрд сумнан артык.

Агымдагы елда 50 программаны гамәлгә кертү планлаштырыла, финанслауның гомуми күләме 50 млрд сум, шулай ук 30 млрд сумга юл эшләре программалары булачак.

“Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү динамик үсешнең аерылгысыз факторы булып тора, - диде Алексей Песошин. - Ә юлларның сыйфаты республика кунакларының һәм халкының имин һәм уңайлы йөрүенә, шулай ук йөкләрне вакытында илтеп җиткерү ышанычлылыгына бәйле”.

Аның сүзләренчә, узган елда 4 мең 509 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 367 кеше үлгән һәм 5,6 мең кеше җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгында “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты төп рольне уйный.

“Татарстанда автомобиль транспортына аерым игътибар бирелә. Республикада даими рәвештә төрле шәхси милек рәвешендә 80 пассажир ташучы хезмәт күрсәтә, шул исәптән 25 эре автотранспорт предприятиесе. Узган ел дәвамында республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 225 миллионга якын пассажирны йөрткән”, - диде Алексей Песошин.

Ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика башкарма комитетлары белән берлектә халыкның транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны түбән бәяләү сәбәпләрен анализлауны йөкләде. Бу мәсьәлә аеруча кискен торган районнар бар. Пассажирларның йөртү сыйфатын күтәрү өчен чаралар комплексы эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.