Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Яшьләр тирәлегендә һәм мәгариф оешмаларында экстремизм һәм террорчылык идеологиясе таралу янауларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында»гы мәсьәлә каралды.
Көтелмәгән агрессия галәмәләреннән халыкның, беренче чиратта балаларның, якланышын көчәйтү буенча агымдагы хәл һәм тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев чыгыш ясады. Ул көч куллану актларында катнашучыларның психик һәм психологик уңай булмаган балалар проблемалары белән бәйле булуына игътибар итте. Җәмгыятьнең мондый гамәлләргә иммунитеты төрле гаджетлар аша кулланылучы мәгълүмат күләмнәре арту нәтиҗәсендә кими бара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләренә караганда, дөньядагы һәр бишенче яшүсмер психик сәламәтлеге бозылудан интегә.
Уздырыла торган тәрбия һәм савыктыру эшенә карата өстәмә чаралар рәвешендә психологик ярдәм сыйфатын, мөмкинлеген һәм абруен арттыру кирәк. Беренче чиратта яман гадәтләре булган гаиләләрдә.
Бу җәһәттән күп нәрсәләр эшләнгән: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында кураторлык бүлеге булдырылган, «Ориентир» Татарстан Республикасында психологик ярдәм хезмәтләре эшчәнлеген җайга салу ресурс үзәге формалаштырылган.
Террорчылыкка каршы комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларда бу эшне тәртипкә салырга, кадрлар, штатлар һәм финанс ресурсларына ревизия уздырырга, норматив һәм методик алымнарны унификацияләргә, белгечләрне аттестацияләү һәм сертификацияләү системасын яңартырга дигән йөкләмә бирде. Моның өчен психологик ярдәмне формалаштыру һәм үстерү концепциясен гамәлгә ашыруның комплекслы планы, психологларның ведомствоара экспертлар советы расланган.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп директорларының, сыйныф җитәкчеләренең ролен һәм җаваплылыгын арттыруга, шулай ук аларның квалификациясен даими рәвештә арттырып торуга игътибар бирде.
Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча ситуациягә анализ ясарга, шулай ук кабул ителгән профилактик чаралар, уздырылган чаралар турында мәгълүмат бирергә кушты.