2019 елда 1,8 млн татарстанлы табибларда профилактик карау узган. Нәтиҗәдә 60 мең авыру ачыкланган, шул исәптән 1 мең 150 очрак онкология авырулары. Бу хакта бүген Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы медицина җиһазларының яңа үрнәкләре куелган күргәзмә белән танышты.
Министр хәбәр иткәнчә, 2019 елда уртача гомер озынлыгы 75 яшь. 2018 елда ул 74,3 яшь булган. Ел нәтиҗәләре буенча, туу күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очрак. 2018 ел белән чагыштырганда, бу 7,5%ка түбән. Татарстанда гомуми үлем күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очрак нисбәтендә. 2015 ел белән чагыштырганда, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме 15,3%ка азрак. 17 яшькә кадәр балалар үлеме соңгы биш елда 35,6%ка кимегән. Аналар үлеме ике тапкыр кимегән.
Ел саен Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан 22 меңгә якын кеше үлә. Республикада баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен 18 үзәк эшли. 2019 елда 17 мең 874 пациент госпитализацияләнгән.
Онкология авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырылган. Бу авырулардан үлүчеләр саны 5%ка кимегән.
“Балалар сәламәтлеген саклау һәрвакыт өстенлекле булып кала. 80 мең яшүсмер профилактик каралды. Илкүләм проект кысаларында 30 балалар поликлиникасы яңа җиһазлар алды”, - диде министр.
Сәламәтлек саклау тармагының нәтиҗәлелеген күтәрү мәгълүматлаштыру белән бәйле, дип өстәде Марат Садыков. Республикада электрон хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, “Бердәм кардиолог”, “Бердәм рентгенолог”, “Цифрлы ФАП” проектлары гамәлгә кертелә.