Бүген Татарстанда 1400дән артык чит ил компаниясе эшли. Алар импортны алыштыру һәм югары технологияле продукцияне җитештерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый фрумы кырларында массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмә барышында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан инвесторларны җәлеп итү эшен системалы рәвештә алып бара. Республикада бизнесны үстерү өчен инфраструктура бар, шул исәптән махсус икътисадый зоналар, анда резидентларга производстволарны эшләтү өчен бөтен шартлар бар.
"Гомумән соңгы биш елда Татарстанның төп капиталына инвестицияләр кимендә 600-650 млрд сум - 10 млрд доллардан артык. Шул ук вакытта без, капиталларны кертүне хуплау турындагы закон кабул ителсә, бу инвестицияләр күләмен күпкә арттырып, яңа производстволар һәм эш урыннары булдырып була, дип саныйбыз", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, санкцияләр һәм тышкы финанс ресурсларга чикләүләр кысаларында капиталларны кертүне хуплау турындагы законга ихтыяҗ аеруча зур булачак. «Бүген безнең республикада гына да 4-5 трлн сумлык перспектив инвестицион проектлар формалаштырылган. Сүз Татарстан икътисадына җитди этәргеч бирәчәк инфраструктура һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектлар турында бара», - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, санкцияләр - сәяси каршылыклар нәтиҗәсе. Америка һәм Европа илләреннән килгән эшлекле партнерларга килгәндә, алар бу хәлгә аңлап карый. «Мин үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: безнең барлык чит ил партнерлары — Америка һәм Европа партнерлары да — Россияне эшләр өчен һәм үзләре эшли торган бик кызыклы территория дип саный. Шуңа күрә санкцияләр аркасында без үзебезне туктатырга тиеш түгел. Минем партнерлар белән очрашулар күп булды. Россиядә, аерым алганда, безнең төбәктә эшләүгә зур кызыксыну бар», - дип искәртте ул.