Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Очрашу  Казан Кремлендә узды. Компания башлыгы 2019 елда предприятие эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм быелга планнары турында сөйләде.    

Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, 2019 елда йөк автомобильләре базары кимүгә карамастан, «КАМАЗ» үз позицияләрен ныгытты, базардагы өлешен 44,2%ка җиткерде (2018 елда 40% иде). «КАМАЗ» йөк автомобильләре экспорты 5 мең берәмлек тәшкил итте.

Бизнес-план нигезендә 2020 елда «КАМАЗ» 35 мең 709 автомобиль реализацияләргә тиеш, шулардан 29 меңе Россия базарына куелачак, 6 мең 709ы – чит илләргә. Җитештерүгә инвестицияләр 14,1 млрд. сум күләмендә карала.

Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, быел төп бурычларның берсе – К5 буыны магистраль семьялыгы автомобильләре базарын техник характеристикалары һәм куллану сыйфатлары буенча бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгару.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.