Татарстан Президенты һәм Куйбышев тимер юлы башлыгы тимер юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - "РЖД" ААҖ филиалы башлыгы Рәшид  Фирдәүс улы Сәйбаталов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ел саен республикада 14 млн тонналап йөк ташучы  Куйбышев тимер юлы белән уңышлы хезмәттәшлек итә Татарстан. Төп йөкләр – нефть һәм нефть продуктлары, ашлык, метал ватыклары, төзелеш йөкләре һәм ашламалар. Республикада Куйбышев тимер юлы озынлыгы 849 км тәшкил итә.

«Россия Президенты икътисадый үсешне тәэмин итү буенча җитди бурычлар куйды. Республикада инвестицион проектлар кысаларында яңа җитештерүләр төзү, продукция күләмнәрен арттыру карала. Шуңа күрә торба үткәргечләр аша, тимер юллар аша никадәр йөк җибәрәчәгебезне төгәл аңларга тиешбез», - диде Татарстан Президенты.

Яклар очрашуда Татарстанда 2019 елда Куйбышев тимер юлы эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәктә тимер юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рәшид Сәйбаталов хәбәр иткәнчә, үткән ел республика территориясендә йөкләр төяп җибәрү 14,3 млн тоннага җиткән. Уртача сроктагы инвестицион программа 645 млн сум күләмендә үтәлгән, бу үткән елның шушы чорына карата ике мәртәбә артык. Татарстан территориясендәге тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 42,6 мең сум тәшкил иткән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.