КВЗ җитәкчесе Татарстан Президентына вертолет техникасын экспортлау планнары турында сөйләде

29.01.2020

Бүген Татарстан предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашу сериясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Очашуда катнашучылар 2019 елда КВЗ эш йомгаклары һәм 2020-2022 елларга чит илләр базарларына Казан вертолет техникасын чыгару перспективалары турында фикер алыштылар.

Юрий Пустовгаров хәбәр иткәнчә, чит илләр заказчылары КВЗ җитештергән вертолетлар белән кызыксыналар. 2021-2022 елларда «Рособоронэкспорт» белән төзелгән контракт нигезендә Ми-38Т вертолетлары беренче мәртәбә чит илгә чыгарылачак.

Моннан тыш, «Ансат» вертолетларын Кытайга экспортлау планлаштырыла. 2018 елда «Россия вертолетлары» Airshow China-2018 халыкара авиасалоны кысаларында КХР Медицина катастрофалары ассоциациясе мәнфәгатьләрендә 20 вертолетка контракт төзегән.  

2019 елда Казан вертолетлар заводы Россия Оборона министрлыгы заказы буенча Ми-38Т беренче серияле вертолетын 2 данә җитештергән һәм алар хәзер сынау узалар.

МАКС-2019 күргәзмәсендә Ми-38 машинасын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоганга күрсәткәннәр. Үткән елның ноябрендә Ми-38 вертолеты беренче мәртәбә чит илдә – Dubai Airshow күргәзмәсендә куелган.

«Максат аңлашыла – без үсәргә тиеш. Казан вертолетлар заводының резервлары зур. Әгәр без ярдәм ала алсак һәм үзебез дә әйбәтләп эшләсәк, җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыра алырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.