Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерү, "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сүз барды.