Рөстәм Миңнеханов 2020 елга «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге белән перспектив планнары турында фикер алышты

30.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты.  

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек башкаручы эре сәнәгать предприятеләре топ-менеджменты вәкилләре белән очрашуы кысаларында узды.   

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.

Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов 2019 елда компаниянең эшчәнлеге йомгаклары һәм  2020 елга перспектив планнары турында сөйләде.

Очрашу тәмамлануга, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.