Алексей Пеcошин Апас районының чәчәкләр һәм яшелчә үстерүче теплица хуҗалыгында булды

26.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында булды. Ул анда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашачак.

Сессия башланыр алдыннан Алексей Песошин Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов озатуында “Зәйнуллин Л.Ф.” ШП теплица хуҗалыгында булды. Предприятиедә чәчәкләр һәм яшелчә үстерелә. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең гомуми мәйданы 6,5 га тәшкил итә, шуларның 3,6 гектары ябык грунтта. Теплицада 24 кеше эшли.

ТР Премьер-министры җитештерү цехларын карады, хуҗалыкта кулланыла торган технологияләр белән танышты, шулай ук җитәкчелекнең киләчәктә комплексны үстерү буенча планнарын тыңлады.

2019 елда теплица хуҗалыгында 380 тонна кыяр, 140 тонна томат, 3 мең лалә, 1,6 млн беръеллык чәчәкләр үстерелгән. Продукциянең төп өлеше Татарстан территориясендә сатыла, шулай ук Мәскәүгә, Самарага һәм Ульяновскига җибәрелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.