Алексей Песошин: Авыл хуҗалыгы Апас районы икътисадының стратегик мөһим тармагы санала

26.02.2020

Авыл хуҗалыгы Апас районы икътисадының стратегик мөһим тармагы санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда Апас районы башлыгы Равил Хөснетдинов катнашты.  

Утырыш Каратун тимер юл станциясе поселогының мәдәният йортында узды.

Сессия башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы Апас районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

2019 елда Апаста уртача хезмәт хакы 26 мең сум булган. Шул ук вакытта 80 предприятие минималь хезмәт хакыннан кимрәк түли, ә балалы 131 гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән. ТР Премьер-министры район җитәкчелеген предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә гражданнарның реаль керемен арттыру буенча эшне дәвам итәргә, яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиянең нәтиҗәлелеген арттырырга өндәде.

Алексей Песошин сүзләренчә, авыл халкының керемен лаеклы дәрәҗәдә үстерү өчен икътисад үсеше кирәк. Социаль-икътисади үсеш рейтингында Апас районы 39 нчы урында. Тулай территориаль продукт бәяләү буенча 7,3 млрд сум тәшкил иткән.

“Районның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә инвестпроектларның күбесе авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бәйле. Димәк, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм диверсификацияләү, авылда кече хуҗалыкларны активлаштыру мәсьәләләре өстенлекле булып кала”,- диде Алексей Песошин.

Апас районы кече һәм урта бизнес өлеше буенча тулаем территориаль продуктта 27 нче урынны били. ТР Премьер-министры район администрациясенә эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү эшен көчәйтергә кирәк, дип билгеләде. Республикада кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәменең 12 төре гамәлдә, ләкин 2019 елда алардан биредә яшәүчеләрнең өчесе генә файдаланган.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада үзмәшгуль кешеләр өчен махсус салым режимы эшли. Апас районында 400дән артык кеше үз эшен булдырган.

Ул җитәкчелекнең игътибарын республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым бурычын киметү буенча тиешле эшне оештыруга да юнәлтте. 2020 елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме арткан һәм 45,5 млн сумга җиткән.

Авыл хуҗалыгы район икътисадында мөһим урынны алып тора. Аграр комплексның тулай продукциясе якынча 2 млрд сум тәшкил иткән яисә 107%. Шул ук вакытта мөгезле эре терлекнең баш саны кимүе күзәтелә, 2019 елда 2,7 мең башка кимегән.

Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.